Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында сыек ашламалар кертү технологиясе үзләштерелә

Үсемлекләрне саклау чараларын һәм минераль ашламаларны нәтиҗәлерәк файдалану өчен, авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә хәзер алардан сыеклык әзерләү урыннары төзелә.

“Исламгалиевләр” хуҗалыгында сыек ашламалар әзерләү узелы районда беренче булып төзеде. Әлеге технологияне алар инде берничә ел кулланалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренә караганда, әлеге технологияне кулланып эшләүчеләргә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кызыксындыру чаралары каралган. Әйтик, 2021 елның 1 июленә кадәр һәр гектар чәчүлек мәйданга йогынты ясаучы матдәдә 50 килограмм хисабыннан минераль ашлама керткән хуҗалыкларга һәр гектарга 515 сум субсидия түләү күздә тотылса, ашламаны сыекча рәвешендә кертүчеләр һәр гектарга 670 сум күләмендә дәүләт ярдәме алачак.

Сыек ашламалар әзерләү узелын “Берлек” җәмгыятендә төзегәннәр, тагын берничә хуҗалыкта төзү эшләре бара.

ФОТО:УСХП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев