Баулы районында сәләтле татар малайлары ярышты
Татар Кандыз авылы укучылары “Татар малае” бәйгесендә ярышты.
Җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сиринә апа Вәгыйзова һәм авыл мәктәбе коллективы бергәләп үткәргән чара чып-чын милли бәйрәмгә әверелгән. Ярышта мәктәпнең 1нче-7нче сыйныф малайлары көч сынашкан, аларны карарга әти-әниләре дә килгән. Җиңүчеләр булып Рифат Нуретдинов һәм Альмир Сәмигуллин табылган. Барлык катнашучыларга зур булмаган бүләкләр тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев