Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында печәнгә төштеләр

Район кырларында эш туктап тормый, терлек азыгы хәзерләү вакыты да җитте. Район аграрийлары бүгенге көндә печән чабу белән мәшгуль.

Иң беренчеләрдән булып, печән чабуга “Кызылъяр”, “Бәкер”, “Николашкино”, “Миңнуллин” хуҗалыклары чыкты. Район буенча биш мең гектардан артык мәйданда – күпьеллык үлән, биш меңнән артык гектарда – бер еллык үлән, өч меңнән артык мәйданда катнаш азык культуралары бар. Катнаш азык культуралары күбрәк силос, сенаж әзерләүгә китә. Баулы районы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренчә, быел район хуҗалыкларында 20 мең тоннадан артык печән, 32 мең тонна сенаж, 38 мең тонна силос әзерләнергә тиеш. Ул, бер баш шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә, 33 центнер азык берәмлеген тәшкил итәргә тиеш була.

Фото: /yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев