Баулы районында мәктәп автобуслары тикшерелде
Яңа уку елы башланыр алдыннан махсус комиссия мәктәп автобусларының балаларны йөртүгә әзерлеген тикшерде.
Безнең районда укучыларны ун мәктәп автобусы йөртә. Алар арасында быел гына эшли башлаганнары да, бик үк яңа булмаганнары да бар, әмма барлык автобусларга да бер үк таләпләр куела. Алдан тикшерү барышында куркынычсызлык каешлары төзек булмау, машина йөртүче белән элемтә кнопкасы эшләмәү очраклары ачыкланды. Җитешсезлекләр бетерелгәннән соң, барлык мәктәп автобуслары техник карау станциясендә тикшерү узган һәм балаларны йөртүгә рөхсәт алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев