Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру бурычы куелды

Пандемия һәм хроник авырулар арту Баулы районында үлүчеләр саны күбәюгә китерде. Бу хакта Баулы районы хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сәламәтлек саклау эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышта сөйләде.

Глеб Алексеев сүзләренә караганда, 2020 елда Баулы районында 537 кеше вафат булган (2019 ел белән чагыштырганда 50 кешегә күбрәк). 299 бала туган.

Баш табиб билгеләп үткәнчә, сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны дүрт тапкыр арткан. Шулай ук ул балаларның үлем очракларына да тукталды. 2020 елда өч сабый вафат булган (2019 елда ике).

Глеб Викторович баш табиб урынбасары Әлфия Макаримовага атна саен акушер-терапевт консилиумнары үткәрергә һәм яңа туган балалар патронажын катгый контрольдә тотарга кушты.

Үлүчеләр санын киметергә, туучылар санын арттыру эшен көчәйтү зарур. Мин абортларны күздә тотам. Абортларны бары медицина күрсәткече буенча гына ясарга кирәк”, – дип, сүзен йомгаклады Глеб Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев