Баулы районында кыр эшләре гөрли
Дүшәмбе район аграрийлары җир тырмалауга кереште.
Кырларда үсемлекләрне ашлау да дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарсенең 7 апрельгә булган мәгълүматына караганда, уҗым культураларын ашлау планы 86 процентка үтәлгән, күпьеллык үләннәрне – 70 процентка. Кайбер хуҗалыклар орлыкларны инкрустацияләү эшен башлаган, инде 700 тонна бөртек эшкәртелгән.
Бу көннәрдә Татарстанның кайбер районнарында сабан культураларын чәчүгә керешкәннәр.
Айгөл Хөсәенова фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев