Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында комбайннарның әзерлеген тикшерделәр

Бүген Баулы районы хуҗалыкларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Баулы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында махсус комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул итте. Комиссия 7 хуҗалыктагы техника торышы белән танышты. Без “Берлек” хуҗалыгында булып кайттык.

“Берлек” хуҗалыгы быел 4 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп алачак. Быелгы урып-җыю эшләрендә  7 комбайн катнашачак. Бер комбайнга уртача нагрузка 600 гектар туры килә.

–  Комбайннарны әзерлек линейкасына кую өчен зур эш башкарылды, – дип сөйләде “Берлек” хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Җәләев. – Урып-җыю техникасы запчастьләр белән дә тәэмин ителде, механизаторлар да җитәрлек. Сынатмабыз дип өметләнәбез.

Махсус комиссия “Берлек” хуҗалыгы техникасының әзерлеген дә җентекләп карады. Белгечләр комбайнчыларның машина йөртү таныклыкларын, техник талоннарын, яктылык приборларының төзеклеген тикшерә.

– Мәсәлән, һәр комбайн икешәр 8 литрлы янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, ком, көрәк белән дә тәэмин ителгән булырга тиеш, – дип  сөйләп үтте Баулы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов. – Бүген “Берлек” хуҗалыгының ашлык җыю техникасы кырга чыгарга тулысынча әзер диясе килә.

Урак вакытында техника куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә, чөнки беренче урында кеше факторы тора. 

– 11 июльдән бөтен республикада ашлык җыю техникасын тикшерү буенча чаралар башланды. Арча, Бөгелмә районнарында булдым, дип сөйләде министр урынбасары. – Ике атнадан көньяк-көнчыгышта бөртеклеләрне җыярга керешәчәкләр. Техниканы хуҗалыклар кыштан ук әзерли башлый. Бүген техника торышын карау белән беррәттән, хуҗалык җитәкчеләре белән танышу, аларны борчыган сораулар белән кызыксыну максатын да тотам. Баулы районында чөнки мин беренче тапкыр. 

Тикшерү барышында кайбер хуҗалыкларда җитешсезлекләр дә ачыкланды, урып-җыюга чыкканчы аларны бетерү өстендә эш алып барылачак.

Фото: "Баулы-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев