Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында җитен басулары өлгерә

Быел беренче тапкыр районның “Бәкер” һәм “Исламгалиев” хуҗалыкларында җитен культурасы чәчелде. Җитенне, нигездә, җылы якларда үстерәләр. Бүгенге көндә ул безнең һава шартларында да яхшы гына җитешеп килә. “Баулы-информ” хәбәрчесе хуҗалыкларның җитен кырлары белән танышып кайтты.

Җитен инде матур, зәңгәр чәчәген койган, өлгерә дә башлаган. “Бәкер” хуҗалыгы җитәкчесе Марат Бакиров сүзләренчә, алар быел җитенне бәясе югары булганга чәчәргә уйлаганнар. Әлеге көндә хуҗалыкта 220 гектарга җитен чәчелгән. Җитен орлыгын җир куенына май башында керткәннәр.

“Бүгенге көндә җитеннең килограммы 60 сум тора, – ди “Бәкер” хуҗалыгы җитәкчесе Марат Бакиров. – Әлегә кадәр көнбагыш үстерү белән шөгельләндек, хәзер инде җитен чәчеп карарга булдык. Көнбагыш культурасының үзкыйммәте кыйбат, шуңа да җитен чәчәргә карар кылдык. Аның өчен чәчү әйләнешен үзгәрттек”.

“Бәкер” хуҗалыгында җитеннең майга игелә торган сорты чәчелгән. Өлгергәч, гади комбайн белән суктыралар, аның өчен махсус комбайн булуы кирәкми.

“Җитеннең ике төрлесен чәчәләр. Берсе май алу өчен булса, икенчесе тукыма җитештерү өчен чимал буларак кулланыла, – ди “Россельхозцентр” Татарстан филиалының Баулы бүлекчәсе начальнигы Наил Галиуллин. – Җитен корылыкка бирешми. Күбрәк җылы якларда игелә. Аның мае бик файдалы, аны иммун системасын ныгытыр өчен дә кулланалар, аның мае хәтта балык маен да  алыштырырга мөмкин, диләр. Шуңа да җитен маена сорау күп, көнбагыш маеннан да кыйммәтрәк”.

Белгеч сүзләренчә, җитен биредә июль азагы, август башына өлгерергә тиеш. Елына карап, уңышны гектарыннан 20-25 центнер алып булыр, дип өметләнәләр. Вакытында яхшы гына уңыш җыеп алуга ирешсәләр, районның башка хуҗалыклары да җитен үстерүгә кушылыр, ди белгеч.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев