Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында игелекле эшләр дәвам итә

Ураза бәйрәме алдыннан Кызылъяр мәчете мохтаҗ, күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек пакетлары тараткан.

Кызылъяр мәчете имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов тәкъдиме белән авылдагы аеруча мохтаҗ, авыр тормыш шартларында калган күп балалы, ялгыз яшәүче 10 гаиләгә ярдәм оештырылган. Авыл халкы мәчеткә биргән фитыр сәдакасы акчаларына әлеге гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратылган. Аларга тиз бозылмый торган азык-төлек салынган.

Изге Рамазан аенда Кызылъяр авылы мәчетендә моңа кадәр дә шундый изге эшләр оештырылган. Мәсәлән, Җиңү көне алдыннан авыл эшмәкәрләре ярдәме белән пылау әзерләгәннәр һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә, күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә (140 кешегә) өләшеп чыкканнар.

Фото: Кызылъяр  авылыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев