Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында игенчеләр дым каплатуга кереште

Баулы районы хуҗалыкларында 49 мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Бүгенге көндә басуларда язгы кыр эшләре башланып килә, кайбер хуҗалыклар дым каплату, уҗымнарны тукландыру эшләренә керешкән.

Крым-Сарай җирлегендәге “Игенче” хуҗалыгында дым каплату бара. Утыз ел механизатор булып эшләүче Рөстәм Хәбибуллин без килгәндә, тырма таккан тракторын иярләп, кырларны иңли иде.

– Эшләргә теләк зур, техника гына төзек булсын. Әлегә барысы да яхшы, – ди ул. – Эшкә яшьләр килсен иде, без инде олыгаябыз.

“Игенче” хуҗалыгында мең гектарга якын җир бар. Аның 250 гектарына уҗым чәчелгән, калганында сабан культуралары игәргә җыеналар.

– Күп җирләрне көздән сөреп калдырдык, шуларны тырмаларга чыктык, – ди хуҗалык җитәкчесе Динар Шакирҗанов. – Җир җитешкән, бар нәрсә тигезләнеп бара. Ике кат тырма белән тырмалыйбыз. Дымны күбрәк саклап калып, тизрәк чәчәргә дип уйлыйбыз.

Тулырак Баулы телевидениесе эфирында карый һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев