Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында чәчү гөрли

Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре уҗым һәм күпьеллык культураларны тукландыру, тырмалау эшен төгәлләп килә. Җиде хуҗалыкта иртә сабан культураларын чәчүгә керешкәннәр.

“Баулы-информ”ның төшерү төркеме, берничә хуҗалык кырларында булып, чәчәү барышы белән танышып кайтты.

“Бәкер” хуҗалыгында өч агрегат борчак чәчү белән мәшгуль иде. Механизаторлар сүзләренә караганда, эш планнары нигезендә, иң беренче чиратта арпа чәчәргә тиеш булганнар. Тик бу культурага бирелгән җир әле кибеп бетмәгән. Язның бер көне ел туйдыра, дигән әйтемне исәпкә алып, өлгергән җирдә эшли торырга булганнар.

“Николашкино” хуҗалыгында югары технологик трактор, чәчү комплексы тагып, арпа чәчә иде. Механизатор Дмитрий Никулин быелгы чәчүнең үзенчәлекләре белән уртаклашты:

“Башта быел яз соң килгән кебек тоелды, кар озак ятты. Аннары кинәт җылытты да кар тиз эреп бетте. Техника яхшы, барысы да яхшы оештырылган. Бөтен эшне дә агротехник срокларда башкарып чыгарга тырышырбыз”.

Бу хакта тулырак итеп район газетасының җомга саныннан укырга мөмкин булачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев