Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында Авыл көне узды

Баулы районы Кызылъяр авылы мәдәният йортында Республика көненә, Авыл көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәмне авыл мәчете имам-хатибы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов ачып җибәрде. Авыл халкын җирлек башлыгы Эльвира Сафина да сәламләде, Баулы шәһәре көненә әзерләнү һәм аны уздыру нәтиҗәләре буенча район милли-мәдәни үзәкләре арасында икенче урынга лаек булган Кызылъяр мәдәният йортына диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Кичә күңелле уеннар, дәртле җыр-биюләргә бай булды. Бәйрәмгә килүчеләр үзешчән сәнгать артистлары, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортыннан Гөлнара Абдуллина чыгышларын да үз итте.
Чарада Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты, кызылъярларны бәйрәм белән тәбрикләде, теләкләрен җиткерде.
Авыл көне дискотека белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев