Баулы районында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен булдырмау комиссиясе утырышы узды
Баулы муниципаль районы башкарма комитетында этил спиртының һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау буенча район ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, шулай ук сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.
Утырышта агымдагы елның 8 ае йомгаклары каралды, Баулы муниципаль районында алкоголь продукциясен сатуга анализ ясалды.
Утырыш йомгаклары буенча карарлар кабул ителде һәм тиешле йөкләмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев