Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы мәктәбендә фәнни эшкә тотынганнар

Бүген Исергәп авылы мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Туган төбәк. Эзләнүләр. Белемгә юл” дип исемләнгән беренче фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Авыл тарихын, күренекле якташларының тормышын барлау, фәнни эзләнүләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәләтле балаларны ачыклау максатында үткәрелгән чарада барлыгы 16 бала катнашты.

– Безнең Исергәп авылының чынлап та тарихы бай, шәхесләре искиткеч, өйрәнерлек, эзләнүләр ясарлык, – ди мәктәп директоры Ландыш Габделова. –Бу тема өстендә озак уйладык, укытучылар белән киңәшләшеп, шушы темага тукталырга булдык.

Шунысын да әйтергә кирәк, жюри әгъзалары булып Исергәп авылында туып-үскән танылган, мәртәбәле кешеләре чакырылган иде. Алар арасында тумышы белән Исергәп авылыннан, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, язучы Зәрия Хәбипова, авылда яшәп иҗат итүче, туган як тарихын өйрәнүче Камил Шәмсуаров та бар иде.

Катнашучылар – 2-10 сыйныф укучылары жюри әгъзаларына төрле темаларга фәнни-гамәли эшләрен тәкъдим итте. Мәсәлән, “Сөтнең файдасы” темасында кәҗә сөтенең кеше организмына никадәр файдалы булуын, сыер сөте белән кәҗә сөтен төрле тәҗрибәләр үткәреп нинди нәтиҗәләргә килүләре турында сөйләделәр. Сөт темасын тагын бер укучы яктыртты, эш азагында ул авыл фермерлары җитештергән сөт продукцияләрен дә тәкъдим итте.

Кемдер авылдашы укытучы Әүхәди Зыяровның, язучы Вахит Юнысның, кемдер яшь рәссам Айгөл Мәҗитованың тормышын барлады. Шулай ук катнашучылар “Исергәп һөнәрчеләре”, “Авылыбыз чишмәсе”, “Исергәп авылына ничә яшь?”, “Татар халык киемнәре” кебек эшләре хакында сөйләделәр.

Жюри әгъзалары чыгышларны түбәндәге таләпләр буенча бәяләде: билгеләнгән теманы тулысынча ачып бирү, эшкә иҗади якын килү, фәнни-гамәли эшнең укучы яшенә туры килүе, югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр.

Конференция азагында аерым номинацияләрдә һәр яшь төркеме буенча иң яхшы фәнни-гамәли эш авторлары билгеләнәчәк.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев