Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы хуҗалыкларында көнбагыш суктыру эшләре гөрли

Баулы районында 3 меңнән артык гектарга көнбагыш культурасы утыртылган. Бүгенге көндә хуҗалыкларда май өчен игү эшләре бара. “Бәкер” күмәк хуҗалыгы көнбагыш суктыруга иң беренчеләрдән булып тотынган хуҗалыкларның берсе.

“Бәкер” хуҗалыгында көнбагыш 630 гектар мәйданда тәшкил итә. Бүгенге көндә көнбагыш кырында десикация, ягъни технологик киптерү ысулы ясалган. Көнбагыш культурасы урып-жыюга тулысынча әзер.

– Әлеге ысул белән эшләгәндә көнбагышның яфраклары да, башлары да тиз генә кибәләр, – районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – Көнбагыш бөртекләренең дымлылыгы 7-8 проценттан артмый, ул бик яхшы күрсәткеч  аны сакларга да, кирәк икән сатарга да була.

“Бәкер” хуҗалыгының көнбагыш кырын иңләп-буйлап комбайн эшли. Тулган бункерын трактор арбасына бушата.

Нил Садретдинов 25 елдан артык механизатор булып хезмәт куя. Зур, әллә кайдан гөрелтесе ишетелеп торган комбайнын ул бик җитез иярләгән. Һава торышы яхшы булса кырларга иртәнге алтыдан чыгабыз ди ул.

– Көнбагыш игүгә вакытында чыктык, эшләр оешкан төстә бара, – ди ул. – Проблемалар әлегә юк, комбайн яңа, бар да яхшы, бар да хуҗадан тора.

Җыеп алган көнбагыш культурасын Казан май заводына тапшыралар, беразын хуҗалыкта саклауда калдыралар.

Наил Галиуллин сүзләренчә бүгенге көндә тоннасын 32-35 мең сумнарга  җитә.

Көнбагыш уңышы яхшы булсын өчен көздән үк җирне тирән итеп яхшылап сөрергә кирәк, ди белгеч. Минераль ашламалар да вакытында кертергә кирәк.

Район буенча көнбагыш культурасы иң күп мәйданда (1500 гектарда) “Исламгалиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгында игелә. “Николашкино” хуҗалыгында – 400 гектарда һәм башка хуҗалыкларда 250-300 гектардан артык җирдә үстерелә.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев