Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы фельдшерына Татарстан президенты исеменнән машина тапшырылган

Бүген "Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесенә нәтиҗә ясалган, җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы язганча,  бүләкләнүчеләр арасында Баулы үзәк хастаханәсенең Мортаза фельдшер-акушерлык пункты мөдире, югары квалификацияле фельдшер Рәзинә Мөгыйнова да бар. Аңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бүләге — автомобиль ачкычы тапшырылган. 
Рәзинә Җәлил кызы бәйгедә “Елның иң яхшы медицина хезмәткәре” номинациясендә катнашты. 
Баулы район үзәк хастаханәсе сайтында язылганча, Рәзинә Җәлил кызы 32 елдан артык фельдшер булып эшли. Ул медицина хезмәткәрләре ия булырга тиешле барлык сыйфатларга ия – бик ярдәмчел, өлгер, көн дими, төн дими авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. Авыл халкы һәм Баулы район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре арасында зур абруйга ия.
Рәзинә Җәлил кызын чын күңелебездән котлыйбыз, уңышлар телибез! 

Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru/meditsinskiy-rabotnik-goda-5980749.htm

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #акчәчәкләр #татарстанпрезиденты