Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы башлыгы Финляндиягә эш сәфәренә барды

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Финляндиядән эш сәфәреннән кайтты. Ул безгә тәэсирләрен җиткерде һәм Финляндия шәһәрләрендә яшәү һәм эшләү өчен нинди шартлар булуы турында сөйләде.

Татарстан делегациясе Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә муниципаль власть эше тәҗрибәсен, акыллы шәһәр төзү системасын өйрәнгән, белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, чүп яндыру заводында булган.

Тампере – 200 меңнән артык кеше яши торган шәһәр, бүгенге көндә анда яңа тормыш рәвеше, акыллы шәһәр формалаштыру бара. Аның элементлары барлык өлкәләрдә дә бар: мәгариф, медицина, транспорт, социаль мәсьәләләрдә.

Рамил Гатиятуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә фин мәгарифе югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора, ул бөтен дөньяда иң яхшыларның берсе санала. Мәгариф системасында производство һәм фән арасында тыгыз элемтә күзәтелә. Финнар төп белемнәрне производство объектында ала, аларның белемнәрен гел арттырып торалар, алар теләсә кайсы яшьтә укудан курыкмыйлар.

Сәламәтлек саклау системасында беренчел диагностикага зур игътибар бирелә. Анда югары технологияле медицина үсешкә ирешкән, финнар кардиология өлкәсендә иң яхшы диярлек белгечләр булып санала.

Рамил Гатиятуллинга кешеләрнең үзләре яши торган шәһәргә, илгә мөнәсәбәте бик ошаган. Аның сүзләренә караганда, финнар үзләренең шәһәрләрен ярата, кадерен белә, аларның экологиягә сак карашта булуы аеруча сизелә. Тулаем алганда, илдә бик чиста, анда чүплекләр юк. Финнарга чисталык культурасы бала чактан ук өйрәтелә. Газоннарда бер генә пакет та юк, контейнер мәйданчыклары янында да тәртип.

Татарстан делегациясе чүп яндыру заводы белән дә танышкан, ул иң яхшы заводларның берсе санала. Бүгенге көндә финнар башка төбәкләрдән дә чүп сатып алырга әзер, алар аны электр энергиясе, җылылык һәм башка ресурслар өчен кабаттан эшкәртә. Объектка бару шундый заводлар төзергә җыенучы районнар җитәкчеләренә аеруча кызыклы һәм файдалы булган.

Шәһәр үзәгендә бар кеше җәмәгать транспортында һәм таксида йөри. Шулай ук велосипедларда йөрүче финнар да шактый, гәрчә велосипедчылар өчен махсус полосалар булмаса да. Үзәккә башка транспорт керү тыелган.

Рамил Гатиятуллин халыкның төрле җәмәгать проектлары турында фикер алышуда актив булуын билгеләп үтте. Финнар – яңалык яклы, шулай да аларга бар нәрсәгә төпле карашта булу хас. Шулай ук алар сакчыл халык, бу ресурсларга булган мөнәсәбәтләрендә дә күренә.

– Хезмәт хакларының яртысы диярлек коммуналь чыгымнарга, салымнарга китә. Нигездә, барлык йортларда шәхси җылыту урнаштырылган, шуңа күрә алар экономияләргә омтылалар. Тагын шунысы кызыклы: аларда бернәрсә дә бурычка бирелми – электр да, су да, барысы да “түләмәсәң, алмыйсың” дигән принцип белән яши, – ди Рамил Гатиятуллин.

Финнар производствода һәм авыл хуҗалыгында хезмәт куялар. Халыкның күпчелек өлеше хезмәт күрсәтү тармагында эшли һәм ул биредә зур үсешкә ирешкән. Финляндиядә производствоны кешеләрсез итеп төзергә омтылалар. Төрле сәбәпләр аркасында эшсез калган кешеләрне һөнәри уку йортларында кабаттан укыталар. Аларда кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән махсус программалар юк.

– Финляндиядә киң профильле һөнәрләр бик яхшы исәптә, шуңа күрә финнар күп укый, – ди район башлыгы. – Гомумән алганда, барысы да автоматлаштырылган акыллы шәһәр төзү системасы белән танышу, белем алу кызыклы һәм файдалы булды. Бик күп тәэсирләр белән кайттык, финнардан өйрәнерлек күп нәрсәләр бар.

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев