Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы авылларында сайлау башланды

Кызылъярлар Дәүләт Думасына өч көнлек сайлауларның беренче көнендә үк бик актив.

Кызылъяр авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан 1038нче сайлау участогы нәкъ иртәнге сәгать 8дә ачылды. Иң беренче булып Эльвина Мәрданшина тавыш бирде.

Сайлау комиссиясе рәисе Ленир Дәүләтшин аңа бүләк тапшырды. Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан яшьләргә дә истәлекле бүләкләр бирү каралган. Ә андыйлар Кызылъярда 20.

Участокта барлык саклану чаралары күрелә. Ишек төбендә үк һәр сайлаучының температурасы үлчәнә, шәхси саклану чаралары (битлек, перчатка, ручка) бирелә.

Сайлау участогында күзәтүчеләр, хокук саклау органнары вәкиле кизү тора.

Ленир Дәүләтшин "Баулы-информ" редакциясенә сөйләгәнчә, биредә 982 сайлаучы теркәлгән, 22се исәптән төшерү таныклыгы алган. Алар, нигездә, башка шәһәрләрдә белем алучы студентлар. Сайлаучыларның  шактые (яртысы диярлек) өйләрендә тавыш бирергә булган.

Тагын шунысын әйтү урынлы булыр: кызылъярлар сайлауның беренче көнендә, аның беренче сәгатьләрендә үк актив булдылар. Хәтта зур булмаган чират та хасил булды.

Иртән-иртүк сайлауга килүчеләр арасында Закирә һәм Тәлгать Хафизовлар да бар.

"Без шулай күнеккән инде, элек-электән алдан эшне бетереп куябыз, — ди Закирә Хафизова. — Сайлауга ничек бармый калыйк инде, ул безнең гражданлык бурычыбыз бит. Безнең тавышыбыз нәтиҗәләргә йогынты ясар, дип уйлыйбыз".

Ә Азат Шакиров сайлауга иртүк килү сәбәбен болай дип анлатты:

"Эшкә барганчы ук тавыш бирим дидем. Нигә сузып йөрергә?"

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев