Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы авылларында Сабан туе кайчан була һәм кайсы авылга нинди артист килә?

Бүген Баулы районының ун авылында Сабан туе уза.

Кызылъяр авыл җирлегендә быелгы Сабан туеның үзенчәлеге аны уздыру урыны алышынуда. Авылда халык җыенында мәйданны Ык елгасы буена, халык телендә Кәҗә тавы дип йөртелә торган урынга күчерергә карар иткәннәр. Кызылъярлар әйтүенчә, бу яңа урын түгел, элек Сабан туе шунда уза торган булган. Авыл халкы бәйрәмгә актив рәвештә әзерләнгән, мәйданны кору өчен өмәләр оештырганнар. Алар бәйрәмне, артистлар һәм алып баручыларны читтән чакырмыйча, үз көчләре белән үткәреп чыгарга җыеналар. Шулай ук Кызылъяр Сабан туенда көрәш батыры исеме өчен бары авыл көрәшчеләре генә бил алышачак.

Оештыручылар әйтүенчә, Мортаза, Татар Кандызы, Татар Томбарлы, Новозареченск, Шалты, Алексеевкада Сабан туен элек-электән килгәнчә үткәрәчәкләр, бәйрәм программасы үзгәрешсез калган. Исергәпләр исә бәйрәмгә эстрада артисты Мөнир Рахмаевны чакырырга булганнар. Новозареченск халкы өчен Сабан туенда Вил Усманов җырлаячак.

Башка еллардагыча, Сабан туе үткәрүдә мишәр авыллары быел да аерылып торачак. Мәсәлән, Хәнсевәрдә бәйрәмне 9 июньдә 16 сәгатькә билгеләгәннәр. Димәк, башка авыллар, үзләрендәге Сабан туеннан соң, бирегә бәйрәм итәргә килә алачак. Хәнсевәргә Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров килүе көтелә.

Салих авылында 15 июньдә Авыл көне уздырырга булганнар. 11 сәгатьтә башланачак бәйрәмдә җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясавы көтелә. Бу көнне 15 сәгатьтә Яңа Чүтедә ел саен үткәрелә торган Мишәр яшьләре җыены булачак. Бирегә дә эстрада йолдызы чакыралар. Бәйрәмнең махсус кунагы – Данир Сабиров.

Потап-Томбарлыда Сабан туе булмаячак, анда 13 июньдә Симек чуваш халык бәйрәме үткәреләчәк. Ә Поповкада 16 июньдә Троица раойн бәйрәме узачак.

Бәйрәмнәр, мөгаен, 22 июньдә Татар Томбарлыда Әбиләр сабан туе белән төгәлләнер.

Фото https://vk.com/munirrakhmaev

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев