Баулы районы авылларында референдум бара
Бүген районның унөч авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум үткәрелә. Тавыш бирү пунктлары иртәнге сәгать җидедә ачылды.
“Бавлы-информ” корреспонденты Томбарлы авыл җирлегенең тавыш бирү пунктына иртәнге сәгать сигезенче яртыда барды.
– Әлеге вакытка 27 кеше тавыш бирде. Алар, нигездә, бүген эшкә баручылар, эш көне башланганчы гражданлык бурычларын үтәделәр, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Илсөяр Кашапова. – Безнең җирлектә референдумда 579 кеше катнашырга тиеш. 17 кеше өендә тавыш бирәчәк, алар алдан гариза яздылар.
Кадрия ГЫЙМАЗОВА фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев