Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы авыллары язгы ташуга әзерләнә

Баулы районында җиде торак пунктны су басу ихтималы бар. Аларда язгы ташуга әзерлек эшләре бара. Шул исәптән Татар Томбарлы авылында да.

Урамда яз хакимлек итә башлады,  төнлә һава температурасының -10 градуска кадәр төшүе генә карның кинәт эрүеннән һәм су басудан коткара.

Татар Томбарлы авылында су басу куркынычы янаган 40 йорт исәпләнә, аларда 70 кеше яши. Язгы ташу чорында су басудан, нигездә, Гагарин, Чапаев, Ленин, Совет урамнарында яшәүчеләр зыян күрә. Авыл аша уза торган Томбарлы елгасы әлегә боз һәм кар белән капланган. Хәер, кайбер җирләрендә кар эреп ачылган урыннар бар.

“Язгы ташуга каршы чаралар март башында ук башланды. Иң беренче эш итеп, барлык тыкрыкларны (алар бездә уннан артык) ачтык. Техниканы “Берлек” җәмгыяте бирде. Кичә, суүткәргеч торбаларны кардан арындыру өчен, экскаватор чакырттык, 16лап торбаны ачтык, – дип сөйләде “Баулы-информ” редакциясенә Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов. – Елганың аеруча куркыныч участокларында каралту эшләре алып барылды. Ел саен авыл халкы белән инструктаж үткәрелә, аларны су басу куркынычы булу турында кисәтәбез, мәктәп бинасында эвакуация урыннары әзерлибез. Көзен һәм кыш дәвамында елга үзәнен ауган агачлардан чистартып торабыз”.

Авыл халкы үзе дә ташуга әзерләнә. Кар суы, йорт-җирләренә кермичә, елгага агып төшсен өчен, урам буйлап канау казыганнар. Баздагы бәрәңгеләрен өскәрәк күтәрүчеләр дә бар.

 Гагарин урамында яшәүче Рамил Шәмсуллин язгы ташуга көздән үк әзерләнә башлый. 2011 елда бөтне хуҗалыгын су баскач, хәзер уяулык күрсәтә.

“Сарайда, остаханәдә һәм башка хуҗалык корылмаларында бөтен эш коралларын, җиһазларны һәм техниканы өскәрәк куйдым, – ди ул. – 2011 елда өемне су басканан бирле, ел да шундый чаралар күрәм”.

Татар Томбарлы авылында көчле ташу 2012 елдан бирле булмаган. Авыл халкы сүзләренчә,  быел кар былтыргыга карганда ике тапкыр күбрәк яуган. Шуңа да карамастан, алар, быел су басмас, дип өметләнә.

 

Фото: Ләйсән Галимова, Эльвир Ямалетдинов архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев