Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы администрациясе башлыгы ветераннарга абунә бүләк итте

“Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.

Бүген Баулы муниципаль районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров “Ветеранны газетага яздыр” акциясен башлап җибәрде. Районда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 кеше яши.

Ильяс Гозәеров Бөек Ватан сугышы ветераннары Аркадий Брехов, Халик Кәримов һәм Нургали Мәҗитовны район газетасына яздырды.

Бөек Ватан сугышында катнашкан дүртенче ветеран Иван Поликушинны газетага Татарстан республикасы Баулы районының контроль-хисап палатасы рәисе Рөстәм Ямаев яздырды.

“9 май алдыннан, җитәкчеләр арасында “Ветеранны газетага яздыр” акциясен уздырабыз.  Аның кысаларында, шәһәребез җитәкчеләрен, эшмәкәрләрен, оешмаларын һәм предприятиеләрен Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын район газетасына яздырырга чакырам, – диде Ильяс Гозәеров. – Газета аша район халкына иң актуаль мәсьәләләрне җиткерәбез, аларның фикерләрен белеп торабыз. Газета администрация һәм халык арасындагы элемтәне ныгыта. Хөрмәтле баулылар, районыбыз газетасына язылыгыз”.  

Исегезгә төшерәбез, теләге булган һәркем туганнарын, сугыш һәм тыл ветераннарын, социаль учреждениеләрне район газетасына яздыра ала. Абунәне почта бүлекчәләрендә һәм “Баулы-информ” редакциясендә (Пионер урамы, 9нчы йорт) рәсмиләштерә ала.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев