Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы администрациясе башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарда кунакта булып кайтты

Ветераннарны котлау – матур бер традициягә әверелде. Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров һәм хәрби комиссар Илшат Халитов Бөек Ватан сугышында катнашучыларны өйләренә барып, якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Халик Кәримов, Аркадий Брехов, Иван Поликушин, Нургали Мәҗитов дәрәҗәле кунакларны аеруча дулкынлану белән каршы алдылар. Ветераннар үзләренә карата булган мондый игътибарга һәрчак сөенеп тора.

Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләп, Ильяс Исмәгыйль улы фронтовикларга Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, азык-төлек җыелмалары тапшырды. Ул ветераннарга үлемсез батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ветераннар өчен Җиңү көне – изге бәйрәм.

– Сугыш еллары безнең хәтердә мәңгегә уелып калачак, – ди Халик Кәримов. – Илләрнең – тыныч, яшь буынның бәхетле булуын, без кичергән ачлык, авырлыкларны беркайчан да күрмәүләрен телим.

Фото: Айгөл Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев