Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Августта Баулы районында малайлар күбрәк туган

Агымдагы елның августында Баулы ЗАГСы бүлегендә 16 балага туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.

Августта 11 малай һәм 5 кыз дөньяга килгән. Сабыйларның 4есе – гаиләдә беренче бала, 8е – икенче, 2се – өченче, берсе – дүртенче һәм 1се – алтынчы бала.

Яңа туган нәниләргә әти-әниләре Данияр, Даниэль, Илья, Кирилл, Матвей, Никита, Нурлан, Сәид, Сөләйман, Фёдор, Хәмидулла, Азалия, Валерия, Ксения, Сафия, Ярослава дип исем кушкан.

Августта иң яшь ата – 22 яшьлек, иң өлкәненә – 38 яшь. Иң яшь ана 18 яшьлек, иң өлкәненә – 39 яшь.

Августта ЗАГС бүлегендә 27 пар законлы рәвештә никахларын теркәгән. Иң яшь кияүгә – 20 яшь, иң яшь кәләшкә – 18 яшь. Иң өлкән яшьтәге кияү – 45 яшьлек, ә кәләшкә – 40 яшь.

 

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми сайты https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2009688.htm

ФОТО: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев