Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында төбәкара бәйге узды

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 86 ел тулу уңаеннан, Кызылъяр мәктәбендә “Яруллин укулары” төбәкара бәйгесе үткәрелде. Анда Ютазы һәм Баулы районы, Башкортстан мәктәпләре укучылары катнашты.

Бәйге беренче тапкыр, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе башлангычында, районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә, 2020 елда үткәрелгән иде. Быел аны өченче тапкыр Кызылъяр мәктәбе оештырды. Бирегә 100дән артык кунак килде.

Бәйгене ачу тантанасында мәктәп директоры Альбина Әминова сәламләде. Кунаклар алдында Кызылъяр авылының яшь талантлары чыгыш ясады.
Аннары бәйге башланды. Катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, төрле номинацияләрдә ярыштылар. Аларга мәртәбәле жюри бәя бирде. Быел "Җырда калсын гомерләр" дигән номинация дә өстәлгән. Бәйгегә укучыларның күпләп килүе аларның якташ язучыбыз иҗатын яратулары, хөрмәт итүләре турында сөйли.

Барлык укучылар да чыгыш ясап бетергәч, жюри нәтиҗә ясады. Аларның эше җиңелләрдән булмады. Чөнки бәйгечеләрнең барысы да зур осталык белән чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр биш номинация буенча билгеләнде, һәр номинация төркемнәргә бүленгән иде. Шуңа күрә беренче урынны алучылар гына да бик күп иде. Призлы урыннарга лаек булучыларга дипломнар һәм Фәнис Яруллин сурәте төшерелгән календарьлар тапшырылды. Барлык катнашучылар да сертификатка ия булдылар. Укучыларны бәйгегә алып килгән башка район һәм республика укытучыларына китаплар бүләк ителде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Баулы районы мәгариф бүлеге методисты Ольга Сәхипгәрәева, Бөтендөнья татар конгрессы ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова катнашты.

Башка районнардан, төбәкләрдән килгән укытучылар бу чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. Бәйрәм Фәнис Яруллин сүзләренә язылган «Анам теле» җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев