Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында – тимер туй

Салих авылында яшәүче Сәгъдүнә һәм Сәгыйть Бәдриевларның бүген тимер туйлары. Алар, 65 ел иңне-иңгә куеп, тормыш юлыннан бергә атлыйлар.

1959 елның 13 февралендә кавышкан пар – Бәдриевлар гаиләсе белән очрашып, хәтер йомгакларын сүттек.

Сәгыйть Бәдриев тумышы белән Салих авылыннан. 1936 елда дүрт балалы гаиләдә туа ул. Кечкенәдән эшли башлый. Поповкада тракторчылар курсында укыгач, 15 яшеннән тракторга утыра. Шуннан бирле, лаеклы ялга чыкканчы, көнне төнгә ялгап, совхозда тракторчы хезмәтен башкара ул. Фидакарь хезмәте күп санлы орден-медальләр белән бәяләнә, 3нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән дә бүләкләнә. 50 елга якын эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек була. 

Сәгъдүнә апа 1940 елгы. Ул Салих авылында 6 кызлы гаиләдә үсә. Башта авыл мәктәбендә белем ала, аннары Шалты мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, мәктәпкә техник хезмәткәр булып урнаша. Аннары клубта, совхозда, медпунктта эшләп, лаеклы ялга чыга. Аның гомуми хезмәт стажы – 43 ел.
Авылдашлар булсалар да, моңа кадәр бер-берсен белмәгән яшьләр егет армиядән кайткач, авыл клубында танышалар. 1959 елның февралендә гаилә корып җибәрәләр. Өй салып чыгып, күпләп мал-туар асрап яшиләр.

“Сәгъдүнә бик чиста-пөхтә булды. Тракторчы киемен үзегез беләсез, мине һәрвакыт чиста йөртте. Мин гел эштә, йорт-җирне карап яшәде”, – ди Сәгыйть абый.

“Әйбәт яшәдек. Сәгыйть миңа тугрылыклы тормыш иптәше булды. Гаиләдә савыт-саба шалтыраган чаклар да булды, билгеле. Андый вакытларда, тавышны зурга җибәрми торган идек. Сәгыйть урамга чыгып китә. Ул да, мин дә тынычланабыз”, – дип искә ала Сәгъдүнә апа.

Мал-туар асраудан 7-8 ел элек кенә туктаганнар Бәдриевлар. 75 яшендә дә сыер сауган әле Сәгъдүнә апа. Хәзер тавык асрыйлар. 
Бәдриевлар ике бала үстергәннәр, бер оныклары бар. Кызганычка каршы, уллары Ришат һәм бер оныклары вафат булган. Кызлары Резидә Җәлил бистәсендә яши, әти-әнисенә ярдәм итеп тора.

“Хәзерге тормышыбыз Аллага шөкер. Кызыбыз хәлебезне белеп тора, бөтен кирәк-яракны алып кайта. Пенсияне биреп торалар, җитәкчеләргә рәхмәт. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен”, – ди Сәгъдүнә апа. 

Өлкән яшьтә булсалар да, хәрәкәттә бәрәкәт дигән сүзләрне тормыш девизы итеп алганнар Бәдриевлар. Сәгыйть абый кар көри, Сәгъдүнә апа аш-суга оста, күп итеп гөлләр үстерә.

Салих авылында хөрмәтле гаилә Бәдриевлар. Авылдашлары алар турында яхшы фикердә.

“Мин аларның күршеләренә килен булып төштем, – дип сөйләде Ләйсәнә Таһирова. – Яшь чагында Сәгъдүнә апа бик оста биюче иде, клубта эшләде. Матур итеп спектакльләр куя иделәр, Сәгыйть абый да катнаша иде. Хәзер алар,  газеталар укып, телевизор карап, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшиләр. Йорт-җирләрендә һәрвакыт тәртип, чисталык аларның. Җәй көне күп итеп бакча утырталар. Сәгъдүнә апа матур чәчәкләр, пионнар үстерә. Аш-суга бик оста. Ул әле авылда ашларда матур итеп Коръән укый”.  

Тормыш авылыкларына бирешмичә, бер-берсенә терәк булып гомер итә Сәгыйть абый белән Сәгъдүнә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев