Баулы районында шәһәребезне өйрәнү буенча проект эшли башлады
Баулы үзәк китапханәсендә, китапханә хезмәткәрләре инициативасы белән башланып, Баулы җитәкчелеге күтәреп алган “Минем шәһәрем” проекты эшли башлады. Ул районыбызның мәдәният, мәгариф һәм яшьләр бүлекләре белән берлектә тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында укучылар туган төбәкне өйрәнәчәкләр. Кызыклы дәрескә берничә мәктәптән балалар килгән дә инде.
Проектның төп максаты – укучыларның туган як тарихы турындагы белемнәрен арттыру дәрәҗәләренсен күтәрү һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү.
“Район тарихы белән бәйле мәкаләләр язарга туры килгәндә, районыбыз китабын әзерләгәндә, берничә тапкыр башыма шундый фикер килде, – ди китапханә директоры урынбасары Фәридә Зыярова. – Безнең Баулы төбәге тарихында гаҗәеп кызыклы фактлар бар икән. Һәм боларның барысын да балаларга ничек җиткерергә кирәк, дигән уй туды. Алар туган яклары белән горурлана алсыннар, кайда яшәгәннәрен белеп яшәсен иде дигән теләктә башланып китте ул эш. Кызганычка каршы, укыту программасында туган якны өйрәнү каралмаган диярлек. Балалар күп очракта гади генә әйберләрне дә белми калырга мөмкин. Бу проектның төп максаты да берничә дәрес эчендә төп мәгълүматны бирү, аларның күңелендә аз гына булса да горурлык хисе булдырырга тырышу”.
Бу юлы исә Баулы тарихын төптәнрәк өйрәнү дәресенә шәһәрнең 5нче мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучылары килгән иде. Егетләр-кызлар һәр мәгълүматны тын да алмый тыңлап утырдылар һәм дәресне алып баручы Фәридә Зыярова биргән сорауларга төгәл җавап бирергә тырыштылар. Шунысын да әйтергә кирәк, укучылар Баулы тарихын бик үк төптән белмәсәләр дә, аларга күп мәгълүмат таныш.
Әлеге проект дүрт этапны үз эченә ала һәм дәресләрдән, экскурсияләрдән, квесттан һәм белемнәрне тикшерүдән торачак. Проектның финалында җиңүче мәктәп билгеләнәчәк.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев