Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында – “Пар балдаклар”

Гаилә елы уңаеннан, Салих авылы клубында “Пар балдаклар” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәргәннәр. Бәйрәмгә гаилә юбилейларын билгеләп үтүче Бәдриевлар һәм Зариевлар чакырылган.

Автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән берлектә, район авылларында “Пар балдаклар” дип исемләнгән музыкаль кичәләр үткәрә. Салих авылында узган гаилә бәйрәме дә бик күңелле узган. Аны җирле клуб хезмәткәре Тәслия Галиева оештырган. 

Ял кичәсе Зәйтүн Муллаянов башкаруындагы  попурри белән башланып киткән. Аннары бәйрәм кунаклары Бәдриевлар һәм Зариевлар гаиләләрен сәхнә түренә дәшкәннәр. Әлбәттә инде, музыкаль кичәдә “Пар балдаклар” җыры да яңгыраган. Аны бик матур итеп Ленар Солтанов башкарган.

Сәгъдүнә белән Сәгыйть Бәдриевлар, Раушания һәм Илнур Зариевлар бу көнне гүя яшьлекләренә әйләнеп кайтканнар. Кичәне алып баручы Фәнүзә Айдагулова, аларга кызыклы сораулар биреп, мәхәббәт тарихларын, танышуларын, гаилә корган вакытларын сөйләткән. 

Сәгъдүнә белән Сәгыйть Бәдриевларның бергә гомер итүләренә быел 65 ел тулды. Алар икесе дә шушы авылныкы. Сәгыйть ага гомер буе механизатор булып эшләгән. Фидакарь хезмәте күп санлы орден-медальләр белән бәяләнгән, 3нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән дә бүләкләнгән. 50 ел тракторчы булып эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек булган. Сәгъдүнә апа мәктәптә техник хезмәткәр, клуб мөдире, медпунктта санитарка булып эшләгән, совхозда төрле эштә дә хезмәт куйган. Аның гомуми хезмәт стажы – 43 ел. Алар бер эштән бер дә куркып тормаганнар, йорт салганнар, күпләп мал-туар асраганнар. 75 яшендә дә сыер сауган әле Сәгъдүнә апа.

Бәдриевлар ике бала үстергәннәр, бер оныклары, ике оныкчыклары бар. Яшь чагында Сәгъдүнә апа бик оста биюче булган. Сәгыйть абый белән спектакльләрдә катнашканнар. “Пар балдаклар” кичәсендә дә, бергәләшеп, “Олы юлның тузаны” җырын башкарганнар.

Раушания һәм Илнур Зариевлар да Салих авылының үрнәк гаиләсе. Раушания ханым тумышы белән Яңа Чүте авылыннан. Ул гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, мәктәп директоры да булган. 36 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләп, бер ел элек лаеклы ялга чыккан. Бер дә эшсез торуны белмәгән уңган ханым хәзерге вакытта хат ташучы булып эшли. 

Илнур абый, Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлап, комбайнда эшләп, армиягә киткән. Аннан кайткач, әтисе белән гаилә подряды белән терлек асраганнар. Республика күләмендә 1нче урынга чыгып, УАЗ машинасы һәм Т40 тракторы белән бүләкләгәннәр үзләрен. Илнур Зариев Салих авылында, Октябрьский шәһәрендә механик булып та эшләп алган. 1990 елда авылда газ склады төзегән, 10 ел авылга газ баллоны ташыган. 2000 елда Баулы газ хезмәтендә эшли башлаган. Бүгенге көндә дә авылда шул эштә хезмәт куя.

Илнур һәм Раушания Зариевлар 35 ел элек гаилә корганнар, ике кызга гомер биргәннәр. Аларны кечкенәдән хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Альбина белән Ләйсән, югары белем алып, уңышка ирешкәннәр. Бер кызлары Яр Чаллыда хезмәт куя, икенчесе Германия фирмасы белән хезмәттәшлек итә.   
Тату гаилә серләрен дә сораштык Зариевлардан.

“Гаиләдә хатын-кызның роле бик зур, ул сабыр булырга тиеш. Гаиләдәге һава торышы әни кешегә бәйле”,  – дип җавап бирде Раушания апа.

Зариевлар икесе дә тырышлар, күпләп мал-туар асрыйлар. Раушания ханым гөлләр үстерү, бәйләү, тәмле ризыклар пешерү белән мавыга. Илнур абый да булдыклы гаилә башлыгы.

 “Ул миңа да, кызларыбызга да гел ярдәм итеп тора. Безнең гаиләдә ир-ат эше, хатын-кыз эше дигән сүз юк. Илнур бик игътибарлы, хатын-кызга хөрмәт белән карый. Очрашып йөргәндә, ул миңа гел бүләкләр, чәчәк алып килә иде. Ул бүләк иткән кулонны әле дә тагып йөрим”, – ди Раушания апа. 

Илнур абый сөекле тормыш иптәшен әле дә чәчәктән өзми. “Пар балдаклар” кичәсен алып баручы  тормыш иптәшенә мәхәббәт аңлатырга кушкач, Илнур абый Раушания апага һәм Сәгъдүнә апага чәчәк букетлары бүләк иткән. 

Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барган.  Фәнүзә Айдагулованың иҗатташ дуслары Әнисә Галиева, Альбина Хәлиуллина, Римма Хөсәенова, Римма Әхмәтова, Рузалия Исаева, Рина Гафиятуллина, Саҗидә Әхмәтҗанова, Гөлнара Абдуллина чыгышлары бәйрәм бизәге булган.  

“Ике сәгатьлек концерт куеп, безне котлаганнары өчен, зур рәхмәт артистларга, оештыручыларга. Кичә бик күңелле булды, рәхәтләнеп күңел ачтык”, – диде Раушания Зариева.
Уңган хуҗабикәләр Раушания апа белән Сәгъдүнә апа, бәйрәм табынына тәмле ризыклар пешереп алып килеп, аларның рецептлары белән уртаклашканнар.

Клуб хезмәткәре Тәслия Галиева бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырган.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев