Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында мәчет төзекләндерелә

Якташыбыз, Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахманов Татар Кандызы мәчетенә капиталь ремонт ясата.

Мәскәү өлкәсе хөкүмәте рәисе Илдар Габдрахманов әтисенең туган авылы мәчетенә иганә ярдәме күрсәтә: биредә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Эшләрнең барысы да диярлек аның ярдәме белән башкарыла.  

Хәзер мәчетне танырлык та түгел. Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, бинаның стеналары гына элекке калган.

“Гомумән, биредә бөтен нәрсә ремонтланды. Мәчетнең түбәсе һәм манарасы алыштырылды, стеналары эчтән һәм тыштан яңартылды, җылылык һәм электр челтәрләре алыштырылды, җылы идән ясалды һәм башка бик күп эшләр башкарылды.  Яңа җиһазлар да алыначак”, – дип сөйләде Мәхмүт Насыйбуллин.
Эшләрнең подрядчысы – Баулының “Капиталь төзелеш идарәсе” оешмасы (җитәкчесе – Радик Шәрипов). Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. 

Капремонт барышы белән Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та танышты, гаиләсе һәм әнисе Тәгъзимә Гозәерова исеменнән мәчет имамы Инзил хәзрәт Имаметдиновка мәчетне төзекләндерүгә иганә ярдәме тапшырды. Ул авыл халкын да изге эшкә кушылырга чакырды. Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин  әйтүенчә, кешеләр акчаларны махсус счётка күчерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев