Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында – Кышкы Сабантуй

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Татар Кандызы мәдәният йорты каршында Кышкы Сабантуй гөрләде.

 Сабантуй дигәч, язгы кыр эшләре төгәлләнү уңаеннан була торган җәйге бәйрәм күз алдына килә. Ә кандызлар аны кыш көне дә үткәрә. Татар Кандызы мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов әйтүенчә, аны беренче тапкыр 2020 елда уздырган булганнар. Шуннан бирле традициягә кергән.

Көн салкын торса да, килүчеләр күп булды: балалар да, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да бар иде. Бәйрәмне Коръән сүрәләре белән авыл имамнары Шәрипҗан Галимов һәм Инзил Имаметдинов башлап җибәрде. 

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр һәм бүгенге көндә ил сагында торучыларның, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Бәйрәм кунаклары  уеннар уйнап җылындылар: гер күтәрү, чүлмәк вату, капчык сугышы, бау тартышу, күмәкләшеп чаңгыда шуу, капкага итек белән туп кертү уеннары үткәрелде. Билгеле, катнашучылар бүләксез калмадылар. Уеннарда "Баулы-информ" редакциясе машина йөртүчесе Зөфәр Фәррахов та сынатмады. Ул ел саен Кышкы Сабантуйдан бүләксез кайтмый. Быел да гер күтәрү ярышына чыкты.

Берәүләр уеннарда катнашса, икенчеләр концерт карап хозурланды. Айрат Хөсәенов авылдашларына матур җырлар бүләк итте. Быел бәйрәмгә Казан  артистларын да чакырганнар: Әминә Галимова белән якташыбыз Нияз Сафиуллин катнашуы нур өстенә нур булды.

"Мин Кандызда Кышкы Сабантуйда беренче тапкыр, бик ошады. Халык бик актив. Үзем дә шаккаттым шулкадәрле кеше җыелганга. Салкынны бер дә сизмәдем. Җырлый-җырлый, маңгайдан тирләр акты, – дип сөйләде "Баулы-информ" хәбәрчесенә Нияз Сафиуллин. – Бәйрәмне оештырган дустым Айрат Хөсәеновка, район җитәкчеләренә, Мәхмүт Шәйхулловичка, Вахит абый Исламгалиевка зур рәхмәт. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Кандызлар 8 Март бәйрәмен дә шулай матур итеп үткәрерләр, дип өметләнәм".

Сабантуйда клоуннар да катнашуы бала-чага өчен аеруча күңелле булды. Бәйрәмгә килүчеләр күңел ачкан арада, учакта пылау да пешеп чыкты, самавыр да кайнады. Сабантуй кунакларының барысы да пылау белән сыйландылар, кайнар чәй эчтеләр.

"Мин Кышкы Сабантуйны аеруча яратам, бер елны да калдырганым юк. Бураннан да, суыктан да куркып тормыйбыз, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Рүзилә Фәррахова. – Бүген дә бик күңелле булды. Җәйге Сабантуйда уеннарда катнашкан юк, ә менә кышкысында катнашабыз. Мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәеновка, оештыручыларга зур рәхмәт".

"Клуб янында гына яшим, бер бәйрәмне дә калдырмыйм, – дип, сүзебезгә кушылды Тәнзилә Гайнуллина. – Безнең клуб бигрәк матур. Керсәң, чыгасы килми. Кышкы Сабантуйны көтеп алдым, безнең авылда гына уза бит ул. Бик күңелле монда. Пылау да тәмле булды. Оештыручыларга зур рәхмәт".

Сабантуй татар халык биюләрен күмәк бию белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев