Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында төбәкара бәйге узды

Баулы районында якташ язучыбыз Фәнис Яруллинны искә алу чаралары дәвам итә. Бүген аның туган авылы Кызылъярда да матур чара узды. “Яруллин укулары” дип исемләнгән төбәкара бәйгегә Ютазы һәм Баулы районы, Башкортстан мәктәпләреннән 120дән артык катнашучы килде.

“Яруллин укулары” төбәкара бәйгесе беренче тапкыр, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе башлангычында, районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә, 2020 елда үткәрелгән иде. Бүген икенче тапкыр аны Кызылъяр мәктәбе оештырды. Бирегә 120дән артык кунак – килде.

Бәйгене ачу тантанасында бәйгечеләрне мәктәп директоры Альбина Әминова һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева сәламләде. Кунаклар алдында Кызылъяр авылының яшь талантлары чыгыш ясады. Алар Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

Аннары шигырь сөйләү бәйгесе башланды. Катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, алты номинациядә ярыштылар. Аларга мәртәбәле жюри бәя бирде. Укучылар бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Күбесе шагыйрьнең озын-озын әсәрләрен сайлаганнар.

Бәйгегә Ютазы районының Бәйрәкә мәктәбеннән өч бала килгән.

 “Фәнис Яруллинның шигырьләрен яратып укыйм, алар күп нәрсәгә өйрәтә. Шигырьләрен ятлыйм да, бәйгегә аның бер әсәрен өйрәнеп килдем”, – дип сөйләде безгә Бәйрәкә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Аяз Хәмидуллин.

“Мин мәктәптә укыту дәверендә Фәнис Яруллиның шигырьләрен бик теләп кулланам. Аның әсәрләре балаларны батырлыкка, дуслыкка һәм зирәклеккә өнди. Мин Фәнис Яруллин белән бик горуланам”, – дип сөйләде Бәйрәкә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәнисә Садыйкова.

“Яруллин укулары”на Башкортстаннан да килгәннәр иде.

“Безнең укучыларыбыз Фәнис Яруллин иҗатын бик яратып өйрәнәләр, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Октябрьский шәһәренең 20нче мәктәбе татар теле укытучысы Айсылу Кадыргулова. – Шигырьләрен бик матур итеп, сәнгатьле итеп сөйлиләр. Бүген дә укучыларыбыз бик теләп килделәр. Алар татар язучыларының иҗатлары белән кызыксыналар. Алдагы көннәрдә дә менә шундый бәйгеләр үткәрелеп торса, безнең укучыларыбыз бик шат була”.

Барлык укучылар да чыгыш ясап бетергәч, жюри нәтиҗә ясады һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева да катнашты. Ринат Хәмидуллин киләчәктә бу чараны дөнья күләмендә дә үткәрергә мөмкин булуын, аның өчен төрле грантлар барлыгын әйтте.

“Бу көннәрдә безнең Баулы бәйрәмчәрәк төс алды. Чөнки Фәнис Яруллинның 85 еллык юбилее уңаеннан төрле чаралар үтә. Һәм менә шул чараларның иң матур һәм иң күләмлеләренең берсе, мөгаен, бүген Кызылъяр авылында узадыр, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова. – Мәктәп җитәкчелегенә һәм коллективка бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә, чөнки бу бик зур, тәрбияви чара, Бер яктан бу бәйге якташыбызны хөрмәтләү булса, икенче яктан ул, милли мохит булдырып, чын милли бәйрәм төсе алды. Башка районнардан, башка төбәкләрдән кешеләрне Баулыга җыю, үзебезнең горурлык булган Фәнис абый Яруллин белән якыннанрак таныштыру ул бик матур һәм нәтиҗәле эш булыр, дип уйлыйм”.

Чара Фәнис Яруллин сүзләренә язылган "Анам теле" җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.

Район кунаклары, бәйге төгәлләнгәч, Фәнис Яруллинның музей-йортына экскурсиягә киттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы