Баулы районында янгыннардан сакланалар: “Ут якканда чиләкләр белән су куябыз”
Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда йорт тирәсендә учак ягу, корыган чүп үләннәрен, көнкүреш калдыкларын яндыру тыела. Махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгын бозган очракта шрафлар икеләтә арта. Янгын күзәтчелеге инспекторлары, һәр авылда халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп, махсус кисәтү кәгазьләре тарата.
Урамда коры, кояшлы, җылы яз. Нигездә, шәхси йортларда яшәүчеләр бу вакытта йорт тирәләрен җыештыруга керешә. Без Мортаза авылына барганда, авыл өстендә бер-ике урында төтен чыккан җирләр күренде. Без янгын күзәтчелеге инспекторлары, авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов, авылның старостасы Сиринә Садыйкова белән урамнар буйлап юл алдык. Һәр йортка кереп, янгыннан кисәтү кәгазьләре таратылды. Урамнар күбесенчә төзек, тирә-ягы җыештырылган. Авылның бар ямен хуҗасыз йортлар гына боза. Ә алар Мортаза авылында 30га якын.
– Авылда күп йортлар буш калды, авыл олыгайды, – ди җирлек башлыгы Дамир Шакирҗанов. – Караучысыз йортларда чүп үләннәре үсә. Без бу йорт хуҗаларының туганнарына мөрәҗәгать итәбез. Йортларны кайтып карасалар, тирә-ягын җыештырсалар, әйбәт булыр иде. Янгыннар чыгу куркынычы да бар бит. Социаль челтәрдә безнең авыл төркеме бар, анда халыкка бар штрафлар турында мәгълүмат җиткердек. Халык аңлар, караучысыз торган йортларны кайтып карарлар, дип ышанам. Авылда үзебез өмәләр ясап торабыз.
Сиринә Садыйкова биш еллап авыл старостасы булып тора. Аның карамагында 108 йорт.
– Безнең авылда 380 кеше яши, – ди ул. – Ташландык йортлар борчый мине дә. Без, клубта эшләүче кызлар, җәен чалгылар алып, караучысыз калган йорт алларындагы чүп үләннәрен чабарга чыгабыз, өмәләр оештырып торабыз. Авылда төтен күрсәк, тизрәк йөгерәбез.
Төтен чыккан йортка таба юнәлдек. Биредә Айдар Багманов йорт сатып алган. Аның тирә-ягын җыештыру нияте белән, беренче көн кайткан икән. Чүпләр бакчада махсус тимер савытта янып утыра иде. Янгын күзәтчелеге инспекторлары сүзләренчә, хуҗалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмаганнар.
– Янгыннардан һәрвакыт сак булырга тырышабыз, – ди Айдар Багманов. – Чүп-чарны бочкага салып яндырабыз.
Рөстәм Шәйхетдинов та янгыннардан саклану чараларын күреп эш итә.
– Быел бер дә яндырмадык, – ди Рөстәм. – Чүп машинасына акрынлап җыеп, капчыкларга тутырып озатабыз. Кайбер табигый чүпләрне, бакчага чокыр ясап, компост чокыры ясап куябыз. Яндырган очракта да, карап кына яндыра идек.
Күрше каршы йортта күп балалы гаилә яши. Хуҗабикә Гөлия Шәрипова тормыш иптәше белән биш бала үстерә. Йорт аллары җыештырылган, күрәсең, балалар белән бергәләп өмә ясаганнар.
– Чүпләрне, нигездә, чүп җыю машинасына салып җибәрәбез, яндырырга тырышмыйбыз, – ди Гөлия. – Үзебезне янгыннардан саклыйбыз, сакланабыз.
Капка төбендә, әнә безнең янга да киләләр дип, ике әби утыра иде. Янгын күзәтчелеге инспекторлары аларга да янгыннардан саклану чараларын сөйләделәр.
– Без ут якканда, чиләк белән сулар илтеп куябыз, – ди пенсионер Гөлфирә Хәйруллина. – Өч көн элек кабак сабакларын яндырганда да бабай дүрт чиләк, ике лейка су илтеп куйды. Аллаһы тагәлә үзе сакласын. Янгыннарны күреп, ишетеп торабыз. Андыйларны күрергә язмасын дип, теләп торабыз.
– Янгынга каршы махсус режим вакытында, корыган үләннәр, учаклар яндыру катгый тыела, – ди районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Миншин. – Әлеге чорда бар штрафлар да икеләтә арта. Административ җәза 10 меңнән башланачак.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев