Баулы районы өлкәннәрен хөрмәтлиләр
Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре Өлкәннәр көнен быел да зурлап үткәргәннәр. Мул табын артына 60тан артык кеше җыелган.
Бәйрәм кичәсен Зәйтүн хәзрәт Гәрәев дога белән ачып җибәргән. Өлкәннәрне Кызылъяр ветераннар советы җитәкчесе Серинә Вәлиева, җирлек башлыгы Эльвира Сафина котлаган.
Кичә үзешчән артистларның концерты белән үрелеп барган. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясаганнар. Әби-бабайлар үзләренең яраткан җырларын соратып та җырлатканнар. Мәсәлән, 93 яшьлек Вәскыя апа Минәҗева Ленир Дәүләтшин башкаруындагы “Ак чәчәкләр” җырын бик ярата икән.
Өлкән буын вәкилләре казанда пешкән бәйрәм шулпасыннан авыз иткәннәр. Бәйрәм алар күңелендә яхшы тәэсирләр калдырган.
“Шундый матур бәйрәм оештырган өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Исән-сау эшләсеннәр, уңышлар юлдаш булсын аларга. Барлык авылдашлар да сау-сәламәт булып, киләчәктә дә шундый матур бәйрәмнәрдә очрашырга язсын», – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Серинә Вәлиева.
Авылның хөрмәтле гаиләсе – Роза һәм Фәнис Баһаутдиновлар әйтүенчә, бәйрәм кичәсе аларның күңеленә дә хуш килгән.
“Бәйрәм оешкан төстә узды, бик күңелле булды, оештыручыларга зур рәхмәт”, – дип сөйләде Роза апа.
“Былтыр да шулай мул табыннар белән каршы алганнар иде. Быел да нык әзерләнгәннәр. Өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәттеләр, рәхмәт”, дип, аның сүзләренә кушылды Фәнис абый.
“Табыннар бик мул иде, күңелле булды, – дип, сөенечен белдерде Мөслимә Хәмитова. – Авылдашлар белән рәхәтләнеп аралаштык. Барлык өлкәннәрнең дә күңелләре булды. Бергәләп фотоларга төшеп, Ленирга һәм аның коллективына, табынга өлеш кертүчеләргә рәхмәт укып, өйләребезгә таралыштык. Уңышлар һәм бәхетле киләчәк телим аларга. Барыбыз да исән-сау булып, киләчәктә шундый матур очрашулар насыйп булсын".
Бәйрәм уртак көч белән оештырылган.
”Табынны әзерләргә аеруча зур ярдәм күрсәткән Илдар Фәтхетдиновка, Эльвира Сафинага, Рафинат Хаҗиевка, күчтәнәчләр белән килгән авылдашларыбызга, мәктәп hәм балалар бакчасы коллективларына, ФАП, китапханә, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Өлкәннәргә курсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын", – дип уртаклашты җирле мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.
Фото: Кызылъяр мәдәният йорты архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев