Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Кызылъяр авылына кунаклар килгән

Баулыда Фәнис Яруллинны искә алу кичәсеннән соң, Нурсөя Яруллина һәм чарада катнашкан башка кунаклар Кызылъярга барган.

Кызылъяр авылына мәртәбәле кунаклар килгән. Алар — күренекле якташыбыз Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым Яруллина, аның туганы Сәвия Хәкимова, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев, язучы Минзифа Әхмәтшина, Туймазы шәһәреннән язучы Нурия Вәлиәхмәтова, Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Фәнилә Шәрифгалиева һәм Фәнис Яруллинның туганнары. Аларны мәктәптә концерт программасы белән каршы алганнар, шулай ук мәктәп буйлап экскурсия оештырганнар. Кунаклар татар халкының милли мәдәниятенә, көнкүрешенә һәм иҗатына багышланган күргәзмәне караганнар, мәктәп музеенда Фәнис Яруллинның тормышына һәм иҗатына багышланган мәгълүмати стенд белән танышканнар.

Кунакларны Фәнис Яруллинның музей-йортында да кадерләп каршы алганнар.

 

Фото: Ф. Яруллин исемендэге Кызылъяр урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев