Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы педагоглары чаңгы сезонын япты

Баулы районы мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды.

“Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында агымдагы елда күп кенә чаралар планлаштырыла. Өстәл теннисы, шашка, шахмат, йөзү буенча ярышлар инде үткәрелде, – дип сөйләде мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Баулы территориаль бүлеге рәисе Марина Дробышева. – Бүген мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре чаңгы ярышларында катнаша. Барлык ярышларга нәтиҗә июньдә Укытучылар Сабан туенда ясалачак”.

Марина Дробышева сүзләренә караганда, Гомумроссия мәгариф профсоюзы 2021 елны Спорт, сәламәтлек һәм озын гомерлелек елы дип игълан иткән. Пандемиядән соң, мәгариф хезмәткәрләре өчен сәламәтләндерү һәм организмны ныгыту чаралары оештырырга булганнар.

 Ярышларда шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары, балалар бакчалары коллективлары – 70тән артык кеше – катнашты. Ярышлар төрле яшь категорияләре (35 яшькә кадәрге, 35-50 яшьлекләр, 50 яшьтән өлкәнрәкләр) буенча үткәрелде. Барлык катнашучылар да бер чакрым дистанция уздылар.

35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында Покров-Урыстамак мәктәбенең технология укытучысы Алексей Алатырев беренче килде..

“Мин бала чагымнан ук чаңгыда йөрим, мәктәп данын яклап, ярышларда еш катнаша идем, – дип сөйләде ул “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә. – Бүген дә чаңгы ярышларында бик теләп катнаштым, дистанцияне 3,52 минутта уздым. Бу минем өчен яхшы нәтиҗә, шулай да аны яхшыртырга була, тырышырга кирәк. Бүген көн дә матур, трасса да яхшы, киң. Миңа ошады”.

50 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә икенче урын алган Рәхилә Рамазанова белән аралаштык. Ул “Алтынчәч” балалар бакчасында эшли, буш вакытын спортка багышлый.

“Кыш көне ялларда чаңгы шуам, ә җәй көне велосипедта йөрим, – ди Рәхилә Рамазанова. – Кыш елга бер генә килә, шуңа күрә рәхәтләнеп шуып калырга кирәк. Бу юлы да хезмәттәшләрем ярышларга чакыргач, рәхәтләнеп килдем. Мин үзем актив тормыш белән яшәргә омтылам. Атнага ике тапкыр теннис, бадминтон уйныйм”.

Чаңгы ярышлары нәтиҗәләренә килгәндә, 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Нәфисә Гайнетдиновага (Кызылъяр мәктәбе) тиңнәр булмады. 35-50 яшьлекләр арасында Игорь Тараканов (Покров-Урыстамак мәктәбе) һәм Айгөл Канипова  (7нче мәктәп) беренче килде. 50 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә Резедә Хәерова (“Алсу” балалар бакчасы) һәм Айдар Сәхибуллин (Александровка мәктәбе) беренче урын алды.

 

Ләйсән Галимова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев