Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы оешмалары терлекләргә яфрак азык әзерлиләр

Хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән район оешмалары яфрак азык әзерләүгә чыкты. “Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады.

Районда яфрак азык әзерләү дәвам итә. Яфрак азык төрле витаминар чыганагы, диләр белгечләр. Малларга әлеге чималны мунча себеркесе формасында ясыйлар. Редакция хезмәткәрләре “Хаҗиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгы терлекләренә яшел витаминлы азык әзерләүдә катнашты.

– Авыл хуҗалыгына бераз булса да ярдәм итү теләге белән без дә вакыт табып яфрак азык җыярга чыктык, – ди “Бавлы-информ” редакциясе җитәкчесе Евгения Леванова. –Яшь терлекләргә витаминлы азык әзерләүдә без дә зур өлеш керттек дип ышанабыз.

Бүгенге көндә Хаҗиев хуҗалыгында 2500 килограмм яфрак азык әзерләнгән дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев