Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы нефтьчесе зур юбилеен уздырды

Бүген Баулының үзәк китапханәсендә чын мәгънәсендә җылы кичә узды. Озак еллар нефть тармагында хезмәт куйган шәһәрдәшебез Фикыя Садыйкова, якыннары, иҗатташ дуслары, туганнары хөрмәтенә төренеп, 70 яшьлек юбилей бәйрәмен каршы алды.

Фикыя Мәҗит кызы 1949 елның 9 гыйнварында Баулы эшчеләр бистәсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бораулау кадрлары мәктәбендә укып, нефтьче-оператор һөнәрен үзләштерә. Соңыннан югары белем ала, 1976 елда нефтьче- механик дипломына ия була. 1977 елда Фикыя апаны дүртенче бригадага мастер итеп билгелиләр. Шул ук идарәдә инженер булып та эшли.

Шигырьләрен ул оператор булып эшләгән вакытта ук иҗат итә  башлый. Нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы “Ялкын” иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Иң беренче булып язган шигыре “Оператор сукмаклары” дип атала.

Бүгенге көндә  дә Фикыя апа актив, тиктормас кеше. Ул үзәк китапханә каршында эшләүче “Илһам” беләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы әгъзасы да.

Бар күңеле белән табигатьне, кешеләрне яраткан, хөрмәт иткән ачык йөзле Фикыя ханым кичәдә үзенең иҗат җимешләрен – шигырьләрен укыды.

Килгән һәрбер кунак юбилярга изге, матур теләкләрен җиткерде, бүләкләргә, чәчәкләргә күмде.

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев