Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы нефтьчеләренә фатир ачкычлары тапшырылды

Баулыда шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге яңа микрорайонда төзелгән йорттан фатир ачкычларын тапшыру тантанасы узды. 25 яшь нефтьче гаиләсе яңа фатирлы булды.

Зиновьев урамындагы 19нчы йорт 2017 елда төзелә башлады. Әлеге йорт – нефтьчеләргә тапшырылган өченче йорт. Проект “Татнефть” берләшмәсе хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча тормышка ашырылды (Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коммерциянеке булмаган оешма линиясе буенча). 
Иркә һәм Нияз Галимовлар гаиләсе үз почмаклары булуга бик шат. Алар икесе дә скважиналарның җир асты ремонты цехында хезмәт куя, Иркә – икътисадчы, Нияз – мастер.

– Бүген безнең бик бәхетле көнебез: күптән көтелгән фатирыбызның ачкычларын алдык, – ди Иркә Галимова. – Йорттагылар, күршеләр белән дус яшәрбез, дип өметләнә, бер-беребезне яхшы беләбез. Ишегалдыбызны тәртиптә, чиста тотарбыз.


Өч катлы яңа йорт өч подъездлы, фатирларга ике контурлы казаннар куелган. Йорт интернет челтәрләренә, IP-теелфония, IP-телевидениегә тоташтырылган.
Чиратта торучы нефтьчеләр өчен киләчәктә тагын йортлар төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев