Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәйданында кеше гәүдәсе зурлыгында анемон чәчәкләре үсеп чыккан

Һәр атнаның җомгасында шәһәрнең үзәк мәйданы бала-чага тавышына, җыр-моңга күмелә. Оештыручылар атна саен балалар өчен ниндидер яңа күңелле уеннар уйлап табарга, аларның ялын актив һәм файдалы итәргә тырыша.

Менә бүген дә мәйданда әниләрен иярткән балалар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр байтак җыелды. Монда аларны китапханә, музей, мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре кызыклы һәм мавыктыгыч уеннар белән каршы алды.

Иң кызык һәм чыр-чулы уен мишеньга шар ыргыту булгандыр, мөгаен. Уен башында мишень стенага беркетелгән плакатлар булса, ахырда уенны алып баручы Венер Хәйбрахманов үзе мишеньгә әверелде. Балалар аңа, жәлләмичә, су тутырылган шарлар белән аттылар. Бу атышка район газетасы хәбәрчесе дә эләкте.

Һәр атна мәйданда чаралар вакытында зур чәчәкләр белән бизәлгән фотозона эшли. Әлеге матурлык янында фотосурәткә төшәргә мөмкин. Бу чәчәкләрне кул остасы Айгөл Гарифуллина ясый икән.

Бу эш осталык һәм вакыт таләп итә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә мин роза чәчәкләре һәм ромашкалар ясаган булсам, бүген күңелем анемоннарга карап соклануны теләде, дип сөйләде ул.

Чыннан да бу гүзәллек яныннан сокланмыйча гына үтеп китеп булмый.  Чара ахырында бизәлгән стенд янында фотога төшү матур традициягә әверелде.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев