Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген бөтен дөнья мөселманнары ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтә башлады. Баулы районының барлык мәчетләрендә дә гает намазлары укылды.

Иртән-иртүк Баулы шәһәренең "Гали" мәчетенә бәйрәм намазына килүчеләр бик күп иде. Чара Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның бәйрәм вәгазе белән башланып китте. Ул Корбан бәйрәменең асылы, аның тарихы хакында бик эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде һәм барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады. Мәчеткә килүчеләрне Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да тәбрик итте.

Аннары мөселманнар намазга бастылар. Гает намазы укылганнан соң, корбанлык терлекләрне чалу башланды. Корбан чалу быел да безнең шәһәрдә “Гали” һәм “Өмет” мәчетләре территориясендә махсус урыннарда башкарыла.

Баулылы Хәлил Сафиуллин корбан чалуны изге гамәлләрдән саный.

“Әтиләр исән чакта, алар Корбан бәйрәме көнне корбан чалдыра иделәр, без шуны күреп үстек. Хәзер бу изге эшне без башкарабыз. Авылда чалсак, корбан итен күрше-тирәләргә, мохтаҗрак әбиләргә таратабыз. Аннары өйдә, туганнар белән җыелышып, мәҗлес ясыйбыз”, – ди ул.

Шәһәрдәшебез Ләйлә Гафиятуллина да корбан чалдыра.

“Мәчет янындагы махсус урынга сыйныфташым Фәнүзә Мөхәммәтсафина, аның туганнары Ришат һәм Гүзәл үтенече белән корбан чалдырырга килдем, – ди ул. – Алар Баулыда туып-үскән кешеләр, бу изге эшнең туган җирләрендә башкарылуын телиләр. Кызганычка каршы, әле Баулыда булырга мөмкинлекләре юк”.

Бу көнне корбан чалу өчен сарыклар китерелгән иде, хаклары 7 мең сумнан башлана. Чалу пунктларында ветеринария табиблары да эшли. Алар корбанлык терлекләрнең сәламәт булу-булмавын, тиешле документларны тикшерә.

Корбан гаете ураза тәмамланып нәкъ 70 көн үткәннән соң бәйрәм ителә, ул өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә мөселманнар бер-берсенә корбан ашына бара. Корбан чалучылар аз тәэмин ителгән гаиләләргә, якыннарына корбан ите тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #корбанбәйрәме