Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясадылар

Баулының 2нче мәктәбендә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, йомгаклау концерты узды. Биредә төрле милләтләрнең җыр-моңнары яңгырады.

Һәр халыкның үз теле, үз гореф-гадәтләре, кабатланмас милли бизәкләре бар. Һәркемгә үз туган теле кадерле, ул һәркем өчен зур хәзинә. Баулының 2нче мәктәбендә дә төрле милләт укучылары белем ала, төрле милләт укытучылары эшли. Бу көнне залда милли көйләр яңгырады. Укучылар үз туган телләрендә рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар районыбызда дус-тату яшәүче милләтләрнең  биюләрен дә бик оста итеп башкардылар. 

“Бик эчтәлекле, күңелләрне тетрәндерә торган концерт булды, – ди 2нче мәктәп директоры Гөлназ Сәмыйкова. – Безнең мәктәптә күпме талантлы балалар укый, күпме җырчылар, биючеләр. Тантаналы рәвештә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тәмамлыйбыз, ләкин туган телебезне онытмыйбыз. Бер-беребезнең телен хөрмәт итеп, өйрәнергә тырышып, бергә дус-тату яшәргә булсын”.

Фото: 2нче  мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев