Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы кызы – төбәкара бәйге җиңүчесе

Дарина Шилова “Илһам чишмәсе” төбәкара җыр бәйгесе финалында 1 нче урын алган.

“Илһам чишмәсе” төбәкара җыр бәйгесе, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү максатыннан,  2020 елдан бирле үткәрелә. Быелгы бәйгегә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Ханты-Мансийск автономияле округы, Пенза, Ульяновск, Ростов, Пермь, Омск, Киров, Новосибирск өлкәләре, Мәскәү шәһәреннән барлыгы 250 гариза кергән.

Жюрида мәшһүр җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шарифуллина, Идрис Газиев булган. Бәйгечеләр Илһам Шакиров репертуарыннан икешәр җыр башкарган. Баулы балалар сәнгать мәктәбендә Фира Тимербаевада шөгыльләнүче 8 яшьлек Дарина Шилова “Иртәнге нур” һәм “Ак каен” җырларын әзерләп барган. Зөһрә Сәхәбиева “Иртәнге нур” җырының башкару өчен бик авыр җыр саналуын әйткән.

“Бу җырны җырлар өчен, тавыш мөмкинлекләренең бик яхшы булуы, осталык, тырышлык кирәк”, – дип билгеләп үткән ул.

Дарина булдырган: гала-концертта уңышлы чыгыш ясап, мәртәбәле жюриның югары бәясен алган – 1нче урынга лаек булган.

“Даринаның вокал буенча укытучысы Фира Асфандияровнага рәхмәтебез чиксез! Бу җиңү аның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Баланы дөрес итеп җырларга өйрәтергә дә кирәк бит. Табигый сәләт белән генә ерак китеп булмый, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Даринаның әбисе Римма Яруллина. – Балаларның Илһам Шакиров репертуарыннан булган искиткеч моңлы, башкару өчен авыр җырларны җиренә җиткереп җырлауларына сокланып, горурланып утырдык. Бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бүләкләр дә зурдан, Илһам абыйның дәрәҗәсенә туры килерлек итеп әзерләнгән».

Даринаның җырлау сәләте әнисе яклап туганнарыннан киләдер, мөгаен. Чөнки карт бабасы матур җырлаган, әбисе Римма Яруллина белән туганнан туган апасы Йолдыз Шакирова да җырлый.

“Даринаның әнисе, минем кызым Айгөлнең дә тавышы матур, тик аның сәхнәдән җырлаганы юк. Ул Даринага сәхнә костюмнары тегә. Һәр җырга – аерым костюм, – ди Римма Яруллина. – Дарина, бәбәй чагында, чыңгылдатып елый иде. Тавышы бигрәк яңгыравык, җырчы булыр бу, дип әйтә торган идем”.

Сәләтле кыз “Нур” нәфис сүз студиясендә дә шөгыльләнә (җитәкчесе – Йолдыз Шакирова). Ә сәнгать мәктәбенә беренче сыйныфта укыганда йөри башлаган. Моның үз тарихы бар. “Йолдызлык” бәйгесендә конферанс номинациясендә чыгыш ясаган кызны сәнгать мәктәбе укытучысы Фира Тимербавева күреп ала һәм, тавышы барлыгын сизеп, үзенә чакыра. Вокал буенча икенче елын гына шөгыльләнсә дә, уңышлары байтак Даринаның. Ул төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә еш катнаша, призлы урыннар ала. Кыз мәктәптә дә бишлегә генә укый.

Фото: Дарина Шилова шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев