Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы кызы – чибәр, спортчы

Бүген, 25нче гыйнварда, безнең илдә, гадәттәгечә, Россия студентлары көне – яшьлек, романтика һәм өметләр бәйрәме билгеләп үтелә. Бу дата алдыннан без Баулы аграр көллияте студенты, Татьяна Курбатова турында язарга телибез.

Студент елларыискиткеч, үзенчәлекле бер чор. Укырга да, киләчәк һөнәреңә беренче адымнарыңны ясап эшләргә дә, дуслашырга да, гашыйк булырга да, күңел ачарга да, барына да өлгерә торган вакыт. Безнең героебыз да барысына да өлгерә дип әйтергә була – үзе укый,үзе пешекче ярдәмчесе булып та эшли. Өстәвенә, ул бер ел элек кияүгә чыга һәм хәзер ул гаилә учагын саклаучы да.

Бүгенге мәкаләнең героен сайлау очраклы түгел. Аграр көллиятендә 307 студент арасыннан, ул Татьяна исемен йөрткән бердәнбер кыз.

Аның тарихы гади түгел, кызның язмышы шактый катлаулы. Эш шунда ки, тугыз ел элек әнисе вафат булган, ә әтисе кызыннан баш тарткан. Әлмәт районыннан 11 яшьлек кыз “Гаилә” приютына эләккән. Шулай итеп, язмыш аны Баулыга алып килә. Татьяна приютта бер ел яшәгән һәм аны тәрбияче Наталья Кондратьева үз гаиләсенә алган.

Ул өч ел элек 7нче мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган һәм пешекче-кондитер белгечлеге буенча агрокөллияткә укырга кергән.

Агрокөллиятне кызыл диплом белән тәмамлап, кыз укуын дәвам итәргә карар кыла һәм бүгенге көндә җәмәгать туклануы технологы һөнәрен ала. Укытучылар кыз турында бары тик уңай яктан гына сөйлиләр. Татьяна яхшы студент һәм матур кыз булудан тыш, спортчы да. Мәктәп елларында һәм беренче курсларда укыганда ул каратэ белән шөгыльләнгән, призлы урыннар да алган. Спорт белән шөгыльләнү аркасында ул булачак тормыш иптәше Леонидны очраткан.

Тыйнак, азсүзле кыз бүгенге көн белән яши һәм киләчәккә планнар кора. Ә алда ул бәхетле гаилә, балалар көлүе һәм тәмле пирог исләре таралган йортны күрә.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев