Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы кызы Анапада бронза медаль яулады

11-16 сентябрьдә Краснодар краеның Анапа шәһәрендә XII Бөтенроссия көрәш сәнгате яшүсмерләр уеннары кысаларында юниорлар һәм яшүсмерләр арасында киокусинкай буенча ярышлар узган. Баулыдан 15 яшьлек Карина Зыярова әлеге масштаблы ярышларда бронза медаль яулаган.

Карина Зыярова каратэның киокусинкай төре буенча тренер Ильяс Садретдиновның укучысы, сугыш сәнгате белән сигез яшеннән шөгыльләнә. Яшел билбауга ия кыз моңарчы да республика дәрәҗәсендәге төрле ярышларда призёр булган, әмма мондый зур ярышларда беренче тапкыр катнашкан.

Бу көннәрдә Анапага бөтен илдән иң көчле яшь каратистлар җыелган. Киокусинкай төрендә генә дә 500ләп катнашучы ярышкан. Көрәш бик кискен булган. Ильяс Садретдинов җитәкчелегендә безнең шәһәр данын шулай ук Илья Покровский һәм Фәрит Ибраһимов та яклаган. Бу юлы малайлар җиңү яулый алмаган, әмма, тренер сүзләренә караганда, алар лаеклы көрәшкән һәм яхшы тәҗрибә туплаган.

Баулылар Татарстан җыелма командасына кергәнлектән, Каринаның  нәтиҗәсе гомумреспублика җыелма командасы нәтиҗәсенә кертелгән. Татарстан спортчылары барлыгы 7 бүләк алган.

Чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев