Баулы кырларында икмәк ничек кышлый?
Быел алынасы уңыш уҗым культураларының торышына бәйле. Безнең район хуҗалыкларының көзге культуралары ничек кышлый, алар хәзер нинди хәлдә – “Хезмәткә дан” хәбәрчесе шуны карап кайтты.
“Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгының көзге бодай басуы әлегә кар катламы астында. Үсемлекчелек буенча күпьеллык стажы булган белгеч, “Россельхозцентр” идарәсенең Баулы районы бүлеге начальнигы Наил Галиуллин, лабораториядә алга таба тикшерү өчен, көзге культуралар пробасын алырга ашыга. Бу процедураны белгечләр айга бер тапкыр үткәрә. Белгеч карның тирәнлеге) үлчәү өчен линейка һәм туфрак температурасын билгеләүче термометр да алган.
– Ай саен уҗымнарның һәм барлык авыл хуҗалыгы культураларының фитомониторингын алып барабыз, – дип аңлата “Россельхозцентр” идарәсенең район бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – Үсемлекләрнең торышын, үсешен, ягъни аларның ничек кышлавын билгелибез. Кышкы чорда көзге культуралар салкын температурада була. Һәр культураның салкыннарга каршы тора алуы аларның төрләре буенча билгеләнә. Әйтик, көзге арыш һава температурасы минус 23 градуска кадәр чыдый, көзге бодай – минус 18гә, көзге арпа – минус 15 градуска. Кышкы чорда үсемлекләрнең чыдам торуы күп факторларга бәйле, беренче чиратта көзге чорда чыныгып калуга. Үсемлекләрне чыныктыру ике фазадан тора, беренче фаза плюс биштән нуль градус температурада уза, ул ике атна дәвам итә. Икенче өлеше салкын температурада нульдән алып минус биш градуска кадәр уза. Бу чорда төеннәрдә шикәр җыела, ул әле фосфор-калий ашламаларының никадәр кертелүенә дә бәйле. Әгәр дә алар җитәрлек булса, шикәр дә җитә дигән сүз.
Кар өстендә барлыкка килгән боз катламы да көзге культураларга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ул, һава температурасы җылы торганда кар бераз эреп, икенче көнгә кинәт салкынайткан нәтиҗәдә барлыкка килә. Быел безнең якларда андый күренешләр булгалады. Наил Галиуллин сүзләренчә, “Бәкер” хуҗалыгы кырында бераз боз катламы барлыкка килгән, ул карның өске өлешендә. Шуңа күрә дә бернинди куркыныч тудырмый. Иң куркынычы – озакка сузылган эретүдән соң, кинәт салкынайтып, уҗымнар өстендә үк боз катламы барлыкка килүе. Мондый очракта уҗым үсемлекләре бозга ябыша.
“Хезмәткә дан” хәбәрчесе булган кырда әлегә кар биеклеге 34 сантиметр һәм көзге бодай туфрагы температурасы минус 8 градуста тора. Белгеч сүзләренчә, бу басуда көзге культуралар тормышына куркыныч янамый.
– Язгы чорда кар озак вакыт ятканда, үсемлекләр кислород җитмәүдән сулый алмый башлый һәм углекислый газ белән агулана, – дип сөйли Наил Галиуллин. – Чәчүлекләрнең үсеше начарлана. Яздан, алар кар катламыннан арынгач, үсемлекләргә тәэсир итүче гөмбәләр белән зарарланырга мөмкин. Нәтиҗәдә төен кызыл төскә керә, соңыннан кибә һәм үлә. Моны булдырмас өчен, иртә яздан уҗымнарны селитра белән тукландырабыз. Шулай эшләгәндә, үсемлекләр тукланалар һәм барлык тискәре шартларга каршы торалар.
Ай саен көзге үсемлекләр лабораториядә химик ысул белән тикшерелә. “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы кырыннан да көзге бодай лаборантлар кулына эләгә. Агрономнар үсентеләрнең үсешен лабораториядә химик препарат белән буяу ысулы ярдәмендә билгели.
– Кырдан анализга алып киленгән көзге культураларны, туфрактан арындырып, тамырларын һәм сабакларын кисәбез, – ди беренче категорияле агроном Раушания Иксанова. – Сабакның бер өлешен контейнерга тетразол эремәсенә салып, сигез сәгатькә калдырабыз. Бу вакыт узгач, без үсемлекләрнең яшәргә сәләтлелеген тикшерәбез. Кызыл төскә кергән үсемлекләрнең үсеше яхшы, алсу төс булса, үсемлек зәгыйфь үсемлекләр. Үлгән үсемлекнең реакциясе булмый.
Хезмәткәрләр бөртеклеләрнең яраклылыгын, чисталыгын, авырулар белән зарарланган булу-булмавын җитәкче күзәтүендә үткәрә.
– Бүгенге көндә район авыл хуҗалыклары бирә торган сабан культуралары орлыкларын тикшерәбез, – дип хәбәр итте әйдәп баручы агроном Гөлнур Сафиуллина. – Башта орлыкларны термостатка салып, аның чыгышын процентларда тикшерәбез. Аннары без фитоанализ үткәрәбез. Монда орлыкларның никадәр заралануы билгеләнә. Барлык процедуралардан соң, без, чәчкәнче, орлыкларны ничек эшкәртү турында хуҗалыкларга киңәшләр бирәбез.
Ә инде тикшерү үткән көзге культуралар турында булга барлык мәгълүматны агрономнар хуҗалыкларга җиткерә.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев