Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы комбайнчылары премия алачак

“Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурста 1464 механизатор катнашкан. Конкурс җиңүчеләре исемлеге бу атнада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтына куелды.

Быел конкурс комиссиясе иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене ачыклаган. Уңыш урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум премия алачак.

Җиңүчеләр исемлегенә Баулы районыннан биш комбайнчы кергән. Рәсим Хәбибуллин (“Бәкер” хуҗалыгы) 60 мең сум премиягә лаек булган. Сирин Зәниев (“Исламгалиевлар”), Радик Исмагулов (“Николашкино”), Рамил Гыймаев (“Берлек”), Сергей Ильдеров (“Николашкино”) 35әр мең сум премия алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев