Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы китапханәсендә Тукайлы көн узды

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 133 ел. Шул уңайдан үзәк китапханәдә әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары җыелды.

Балаларны зур экранга урнаштырылган Габдулла Тукай портреты каршы алды. Кичәне читтән генә шагыйрь үзе дә күзәткәндәй тоелды.

Чараны китапханәнең милли мәдәният бүлеге мөдире Зилә Әхмәтнәбиева алып барды. Ул укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Килгән кунаклар – укучылары шагыйрьнең “Милли моңнар”, “Китап”, “Иделкәем”, рус теленә тәрҗемә ителгән “Су анасы” әсәрләрен сөйләделәр. Балалар алып баручы яудырган кызыклы сорауларга, ярыша-ярыша, рәхәтләнеп җавап бирделәр.

Кечкенәләр генә түгел, сыйныф җитәкчеләре дә Тукайның “Шүрәле” поэмасы буенча куелган мультфильмны аеруча яратып карадылар.

Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев