Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы китапханәсендә “Кырым – Россиянең энҗе бөртеге” кичәсе үткәрелгән

18 мартта безнең илдә Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Баулы китапханәсендә укучылар өчен чара оештырылган.

Баулының 1нче шәһәр китапханәсендә, 1нче мәктәпнең 5нче һәм 8нче сыйныф укучылары белән берлектә, “Кырым язы” фестивале кысаларында,  “Кырым – Россиянең энҗе бөртеге” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән.  Чараны рус, украин һәм татар милли киемнәре кигән өч алып баручы өч телдә алып барган. Китапханә хезмәткәрләре балаларны ярымутрауның тарихы, табигате һәм истәлекле урыннары белән таныштырганнар.  Укучылар иҗади номерлар белән чыгыш ясаганнар. Чара ахырында 5нче сыйныфның вокал коллективы “Вперед, Россия!” жырын башкарган.

Фото: Г.Миргаязова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев