Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы китапханәчеләре заман белән бергә атлый

27 май – Россиядә Китапханәләр көне. Бүген Баулы шәһәре һәм районы китапханәләре хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Китапханәләр көне алдыннан, “Баулы-информ” хәбәрчесе Баулы үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән аралашып кайтты.

Китапханә мөдире Ландыш Субаева сүзләренчә, хәзерге заманда балалар китапханәсе – китап алу урыны гына түгел, балаларның аралашу, үзләре өчен яңа кызыклы мәгълүмат алу үзәге дә. Баулы балалар китапханәсе техник яктан яхшы җиһазланган. Төрле чаралар уздыру өчен,  биредә интерактив такталар, компьютерлар, колонкалар – барысы да бар.

“Безнең китапханәчеләрнең барысы да иҗади кешеләр, берсе дә заманнан артта калмый, – ди Ландыш Субаева. –  Без башка китапханәләрнең эш тәҗрибәләрен даими күзәтеп барабыз, аларны үзебенең эшчәнлектә кулланырга тырышабыз. Мин барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм гаилә бәхете телим”.

ФОТО: ЛӘЙСӘН СӘЕТГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев