Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы хуҗалыклары печәнгә төште

Бүгенге көндә кайбер хуҗалыкларда хезмәтчәннәр донник культурасын чабарга чыкканнар. Без “Берёзовские зори” кырларында булып, эш барышы белән танышып кайттык.

“Берёзовские зори” хуҗалыгы безне күзләр камашырлык сап-сары кыры белән каршы алды. 80 гектарлы кырны иңләп ике трактор үлән чаба иде. Биредә техника гына түгел, бал кортлары да гөж килеп эшли иде. Алар да хуш исле, нектарга бай культураны үз итә.

Әлеге хуҗалыкта 200 гектар мәйданда катнаш азык чәчкәннәр. Кукуруза яхшы гына үсеп килә, ул 300 гектарда чәчелгән. Бүгенге көндә үсәр өчен дым һәм җылылык җитә. Бераз вакыттан соң әлеге культураны тукландыру эшенә керешергә җыеналар.

Белгеч сүләренчә һава шартлары зарланырлык түгел, соңгы арада яңгырлар явып үтүе үсемлекләргә уңай тәэсир иткән.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев